Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яшьлектән килгән ике хат
Сабый төсле ихлас чакны күңел Торган саен ныграк сагына. Казаннардан хатлар кошлар булып Оча иде Бөре ягына.
Ә Агыйдел буйларыннан очып Килә иде синең хатларың. Истә әле һаман каушый-каушый Хатларыңны ачкан чакларым.
Ул хатларда без сөйдек тә, җаным, Без көйдек тә анда, яндык та. Ә ул хатлар сакланадыр әле Берәр ящиктә йә сандыкта…
Шул вакытлар шундый сагындыра, Искә алсам, китә исләрем. Тик укырга куркам ул хатларны — Яшьлектәге сөю хисләрен.
Без кагылмыйк, әйдә, ул хатларга, Калсын алар безнең яшьлектә. Саклансыннар хисләр күңелләрдә, Саклансыннар хатлар ящиктә.
Кабатланмый тарих кабат-кабат, Кабатланмый яшьлек ике кат… Ә хатларга тимик! Без үзебез Шул яшьлектән килгән ике хат!..
25.10.03
|