Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Юка иңнәреңнән кочам да…
Мин бер сиңа карыйм, бер үземә… Без бит элекке дә, түгел дә. Ни булса да яратабыз әле Бер-беребезне без бүген дә.
Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли Әле һаман яна ич йөрәк. Картаясы килми — киресенчә, Яратасы килә көчлерәк!
Гашыйклар ул картаймаска тиеш… Йөрәк аңлый, акыл аңламый. Мин кайсына булырга да белмим — Кайсы алдый, кайсы алдамый?
Үксез сабый төсле үксим кайчак, Юка иңнәреңнән кочам да… Күз яшьләрең белән битне юам, Үз яшьләрем белән кушам да.
Ә картлык ул килми, килми әле — Без белмибез аны бар дип тә. Күңел генә никтер бик еш тула… Болай үзе бар да тәртиптә.
9.11.03
|