Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Татар
Татар белән изгән Рәсәй, Татар белән баскан. Татардан башка булалмый, —
Татар баштан ашкан! Татар күчмә кошлар кебек — Ул туктаусыз күчә. Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә. Тату булып яши белә Татар барсы белән: Үрчетә чит милләтләрне Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора Татар күзе белән, Күпме милләт балкып тора Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята Татар каны белән, Үзе – үзбәк, урыс, башкорт… Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый Бернинди дә бизмән… Татар белән баскан Рәсәй, Татар белән изгән!
13.11.03
|