Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сак-Соклар без…
Инде күптән Сак-Соклар без… Түзәрлекләр калмады. Кемнәр безне аерды соң? Кемнәр безне каргады?
Татарларым-газизләрем – И Сокларым-Сакларым… Сагынам мин барыгызның Бергә булган чакларын…
Без һаман табышмыйбыз шул, Без һаман кавышмыйбыз. Язмыш дибез… Без шул инде Язмышка карышмыйбыз.
Сак-Сок-Сак-Сок… Төште безгә Кемнәрнең каргышлары? Кемнәрнең хаталары без, Кемнәрнең ялгышлары?
И Сакларым, и Сокларым! Сак та Сок та Сак та Сок… Күңелемнең ишекләрен Кемнәр кага шак та шок?
Сак та Сок без, Сак та Сок...
02.11.03
|