Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Роберт Миңнуллин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Остазларым

Авылымда һаман өч-дүрт урам,
Авылымда һаман шул ук йөз өй...
Күрергә дип кайтты остазларым —
Гариф Ахун белән Шәүкәт Гали
Һәм, әлбәттә инде, Илдар Юзи.

Авылымда шул кадәр дә рәхәт,
Бар да ихлас монда, бар да гади.
Якташларымнан да гади икән
Илдар Юзи белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Шәүкәт Гали.

Нигеземдә шигъри догаларын
Укыдылар... юлым булыр ак, уң,
Ул доганы кемнәр укыды бит?! -
Шәүкәт Гали белән Илдар Юзи
Һәм, әлбәттә инде, Гариф Ахун.

Бер карасаң, алар — аксакаллар,
Бер караган чакта алар — сабый...
Кемнәр булсын инде, остазларым -
Шәүкәт Гали белән Гариф Ахун
Һәм, әлбәттә инде, Илдар абый.

1.06.99