Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Минме?
Күкрәгемдә гомер буе Минме сөю йөртмәгән?.. Моннан соң да йөртәчәкмен – Дәрт әле дә бетмәгән!
Янып-пешеп, тиргә төшеп Минме икмәк икмәгән?.. Моннан соң да игәчәкмен – Әле тир дә кипмәгән!
Үземнең туган халкыма Минме хезмәт итмәгән?.. Моннан соң да итәчәкмен – Ялга вакыт җитмәгән.
Шау-гөр килеп, янып-көеп Минме гомер итмәгән? Моннан соң да итәчәкмен – Гомер әле үтмәгән!
4.11.03
|