Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Мин борчылып яткан булам
Мин борчылып яткан булам, Төрле уй килә башка: Янәсе, мин монда чакта Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам, Тик җан юкка көенә. Дөньяның китми исе дә — Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам: Кәеф тә юк, хәл дә юк. Ә тормыш кайный минсез дә — Әллә бар мин, әллә юк.
21.10.03
|