| 
                    
                        
                    
                 
 | Хатын-кыз ямьсез булалмыйХатын-кыз  ямьсез булалмый,Хатын-кыз чибәр була!
 Шуны күрмәгән ир-ат ул,
 Әлбәттә, җүләр була.
 Хатын-кыз  ямьсез булалмый, Юньсезе булыштыра…
 Кайчакта чип-чибәрләр дә
 Күңелне кырыштыра.
 Хатын-кыз  ямьсез булалмый —Күрә белергә кирәк,
 Хатын-кызның күңеленә
 Керә белергә кирәк!
 Хатын-кыз  ямьсез булалмый —Ул шулай яратылган…
 Күпмесенә сокланылган,
 Күпмесе яратылган!
 Хатын-кыз  ямьсез булалмый!Яратсаң, ул нурлана!
 Болай да матур хатын-кыз
 Тагын да матурлана!
 Хатын-кыз  ямьсез булалмый —Хатын-кыз матур, матур!
 Хатын-кызны моннан соң да
 Ир-атлар матурлатыр!
 Хатын-кыз  ямьсез булалмыйЯратылса, яратса…
 Шул хатын-кыз – кичләр җитсә,
 Шул хатын-кыз – таң атса!
 23.11.03 |