Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Көзләр белән бергә
Көз килгән Сөн буйларына — Җәйне алыштырып. Шулай инде… Табигатьне Булмый ялгыштырып.
Үземнең Сөн буйларымны Йөрим караштырып… Сөндә уйный көзге кояш Күзне камаштырып.
Сөн буйлары җитдиләнгән, Яшеллеген җуйган — Җиде төрле төс җитмешкә Әйләнгән дә куйган.
Сөн буе кайдан җыйгандыр Бу кадәрле төсне! — Бу бит Фаил Зыязовның Пейзажлары төсле.
Кайттым мин дә Сөн буена Көзләр белән бергә. Көзләр белән бергә китәм, Көзләр белән генә…
Сөн буйлары шул кадәр дә Балкып торыр икән! — Миннән соң да мәңге шулай Матур булыр микән?
7.10.03
|