Ак каеннар яфрак ташлады. Вак яңгырлар ява башлады. Явар төсле озак, иркенләп… Китәләрдер инде төркемләп Туган якның күчмә кошлары. Кыш — аларның салкын дошманы. Бәлки инде очканнардыр да… Күренмиләр кошлар яңгырда.
22.10.03