Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Гомер Сабантуе
Гөрләп тора гомер Сабантуе... Биргән Ходай көннең чуакларын. Тиздән урак өсте. Авылдашлар Көйләп куйган инде уракларын.
Челтер-челтер әле чишмәләрем, Тулып ага әле улакларым. Авылымның саф суларын эчсәм, Юыладыр кебек гөнаһларым.
Инеш булган инде чишмәләрем, Урман булган инде куакларым. Мине күргәч, елап җибәрделәр - И талларым минем, елакларым...
Ә авылым Сабантуйга диеп Якыннарын җыйган, еракларын. Алар арасында Казаннардан, Уфалардан килгән кунакларым.
Бар мир белән и телиләр миңа Бәхет-шатлыкларның гел акларын. Котлаулардан һәм дә мактаулардан Чыңлап тора минем колакларым.
Тик шунысы гына... Тәгәри бит, Сүтелә бит гомер йомгакларым... Бүген исә гомер Сабантуе... Искә алмыйк әле ул якларын.
14.06.99
|