Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Гарәп илендә
Кала булган ком чүлләре, Бакча булган барханнар… Рәхәт чигәләр шушында Бар шәехләр, бар ханнар.
Югыйсә, безнең шикелле Мөселман-әдәмиләр. Бүгенге ул бай шәехләр — Кичәге бәдәвиләр.
Чүл өстендә - чын мөгҗиза, Чүл өстендә - әкият… Күңелләрендә булгандыр Ак әкият – ак ният!
Мәңге дә ышанмас идем Үзем барып күрмәсәм, Ул әкият ишекләрен Үзем ачып кермәсәм.
Бик тырышсаң, була икән Җир өстендә дә җәннәт… Ни өчендер куйдым шунда Үз-үзебезне жәлләп.
Ә безнең тормыш инде ул Ни тәмуг бит, ни җәннәт… Менә шулай, җәмәгать!
8.11.03
|