Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Әнкәйне сайлап алмыйлар
Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, — Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул!
21.01.03
|