Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
И, Әнкәем – сыңар канат
И Әнкәем – сыңар канат… Сабыр канат – бәгырьләрем Телгәләнә сиңа карап! Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат… Җил иссә дә каерылыр, Җил иссә дә сынар канат! Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат… Кирәк булса, безне яклап Алышка да чыгар канат! Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат… Безне яклап, безне саклап Беткәндер ул канат…канап! Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат… Безнең хакка барсына да, Барсына да чыдар канат! Сыңар канат…
И Әнкәем – сыңар канат… Сыңар канат асларында Үсәр идем кабат-кабат! Сыңар канат…
11.01.03
|