Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Үпкәләмәсәнә
Гомер ага, ага! Кайчак юлдан сабам, кайчак сукмак табам. Гомер ага, ага... Үпкәләмәсәнә, үпкәләмәсәнә — өзелгән сәдәп тә әйләнә сәбәпкә. Үпкәләмәсәнә...
Утлар сүнә, яна! Бу фани дөньяда һәр мизгел өр-яңа. Утлар сүнә, яна... Үпкәләмәсәнә, үпкәләмәсәнә — ярылган кашык та хисләрне ташыта. Үпкәләмәсәнә...
Көннәр килә, китә, йә бәхетле итә, йә бәхетсез итә. Көннәр килә, китә... Үпкәләмәсәнә, үпкәләмәсәнә — сүтелгән бер җөй дә чыгарадыр көйдән. Үпкәләмәсәнә!
|