|
|
Әй, сихерчем
Якты йөзең белән яктырттың язмышымның моңсу даласын. Минем өчен мәңге-мәңгегә син кояшым булып каласың...
Назлы күзең белән назладың күзләремнең дымлы камышын. Әйтә алам хәзер ышанып — шатлык белән инде таныш мин.
Җылы сүзең белән җылыттың күңелемнең сүрән көннәрен. Чәчәк атты инде мәңгегә бәхетемнең алсу гөлләре.
Әй, сихерчем минем, тылсымчым! Сөюләрең генә булсын чын!
|