|
|
Кунакка чакыру
Тарихтан килгән юлларны тагы да такырлап, сез җәеп кочак, корып табын, кунакка чакыргансыз.
Күрешүләр күркәм була, ямьле була тагы да — рәхәтләнеп без җырласак сез чакырган табында.
Бер күрешү — бер гомер ул! Истә тотыйк моны без. Аңлашсын йөрәкләребез, аралашсын моңыбыз.
Күрешүләр күркәм була, ямьле була тагы да — рәхәтләнеп бер биешсәк мондый күркәм табында.
Йөрәккә тоташ юлларны тагы да такырлап без, җәеп кочак, корып табын, кунакка чакырабыз.
Күрешүләр күркәм була, ямьле була тагы да — рәхәтләнеп утырсагыз без чакырган табында.
|