Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Аклык вальсы
Ап-ак кашкарый кояшка карый. Аңарга рәхмәт укый гөлнең күзләре. Гөл җанын аңлыйм: кояшны данлый — җырга әйләнеп китә чәчәк сүзләре.
Ап-ак ромашка карый кояшка... Ул да кояштан ала назлы яктылык. Ромашка гынам! Сиңа кагылсам, йөрәгемдә җыр туа ак дулкын булып.
Ап-ак гөлләрдән ал гыйбрәт-ярдәм — алар кояштан ала гүзәллек көче. Җыр булып гөрлик, җил булып биик, санап биргән гомерне матурлар өчен!
|