Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сөен!
Җаның барда — сөен, тыңла яшәү көен. Авыз йомып торма, кушыл да бер җырла. Җырла үз җырыңны: урманың, кырыңны, авылың, калаңны, диңгезең, далаңны, миләшне, баланны җырла!
Җаның барда — сөен, тыңла яшәү көен. Колак сал җилләргә — кем сәлам җибәргән, кем сине чакыра, нинди ярдәм сорап... Нинди шау дулкында, нинди тынлык комда, ни яна ялкында тыңла!
Җаның барда — сөен, тыңла яшәү көен. Моңлыларга эндәш, ялгызларга сүз дәш, көйләш картлар көен, көйләш яшьләр көен, баеп китсәң, азма, назың барда назла — Ходай шулай язган! Назла!
Күк астында өең, Җир өстендә сыең. Дөнья — тәнгә кием, ә тән җанга кием. Яшәгәндә — сөен! Сөен!
|