Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ак теләк
Алтын-алтын яфраклар төште, төште учыма. Алтын-алтын теләкләр килделәр тел очыма:
һәр агачны һәр язда яшь яфраклар төрсеннәр. Кешеләр дә алардан гыйбрәт ала күрсеннәр.
Каурый-каурый ак карлар кунды, кунды учыма. Ап-ак, ап-ак теләкләр килделәр тел очыма:
бетмәс-төкәнмәс юллар Җир тирәли китсеннәр. Без барасы ак юллар ак бәхеткә илтсеннәр.
Сәйлән-сәйлән тамчылар тамды, тамды учыма. Матур-матур теләкләр килделәр тел очыма:
гөлләр чәчәк атсыннар сәйләннәрдән төс алып, чәчәк атсын кешеләр мәхәббәттән көч алып.
|