|
|
Көмеш тотка
Казан тәрәзләре гөл-чәчәк. Бу тәрәзгә кемдер киләчәк. Көмеш тотка, җиз келә — шакып карыйсы килә!
Казан ишекләре бизәкле, күгәннәре бакыр үзәкле. Көмеш тотка, җиз келә — ачып карыйсы килә.
Казан тәрәзләре бизәкле, ишекләре корыч йозаклы. Көмеш тотка, җиз келә — бәхеткәдер, кем белә...
|