Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
"Көннәрнең бер көнендә..."
Көннәрнең бер көнендә син мине бер үптең дә әйләндердең егеткә, сөеклем!
Төннәрнең бер төнендә әйләндердең ир-атка... юк, сөйләшмик бу хакта, сөеклем!
Таңнарның бер таңында — нинди рәхәт әйтергә — әйләндердең әтигә, сөеклем!
Гомер чапты дулкындай... килеп җитте көткән җай — син — әби, ә мин — бабай, сөеклем!
|