Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Күзең тими миңа
Синең күзең тими миңа. Тими! Синең күзләр мине дәвалый — тамырыма дару булып ага күз нурыңның җылы дәвамы. Эретә ул җанның бозын, тозын һәм агыза күздән яшь итеп. Кагыл әле бүген кашларыма — килә бүген минем яшисем иренеңдә синең тамчы булып, чагылдырып кичке эңгерне. Үрел әле, үрел миңа үзең — күзләреңне үбеп сүндерим, йә чынлап та алар миңа тияр! — шундый итеп карап куясың, әйтерсең лә минем күздә — җәннәт, әйтерсең мин — бәхет оясы!
|