|
|
Күз тимәсен
Син сокланып карап торган чакта ерганаклар тулы йөземә, күңел бакчамдагы куакларда сары яфрак шаулап өзелә. Ул кушыла кошлар төркеменә — алар канатында китә көз... Табигатьтә ап-ак кышлар килә, ә күңелдә җәйне көтәбез. Күңел бакчамдагы куакларда барлык яфрак җете яшелдән. Күз тимәсен әле — күзем йомам, күзләреңнән җанны яшерәм.
|