|
|
Көтмәгәндә җылытты
Сизенәм дә, сизенмим дә... Аңлыйм кебек... Аңламыйм - әллә йөрәк каты тора, әллә акыл алдалый...
Күңел бикле. Үтми давыл. Суык та юк, эссе дә. Ләкин язгы яңгыр ява көзге сүрән хисемдә.
Сәбәбе дә һич юк кебек — туфрак тартмый болытны. Ләкин дөнья шундый матур — көтмәгәндә җылытты.
|