|
|
"Язасым килсә дә язмыйм..."
Язасым килсә дә язмыйм. Ачмыйм әле серемне... Гомер уза... Йөрәгемдә янган серләр сөреме.
...Яна тәмәке. Төтендә куәте аның исән — аңыңны әллә нишләтә, каныңа сеңсә-тисә.
Серләремнең сөременә кем җитәр дә, кем тияр?! Әгәр тисә, сокланудан алдымда башын ияр...
|