Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
"Килеп җитте лә минем дә..."
Килеп җитте лә минем дә көчсез, ялварыр чагым. Арыган, талган канымны ял иттер әле, җаным.
Эшсез генә, сүзсез генә янымда утыр әле, колакка — тынлык, күзләргә зәңгәр төн тутыр әле.
Төндә калсын бар яктылык, җылылыгың балкуы, ә тынлыкта тик бер тавыш — синең сулыш алуың.
|