Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кеше кайчан ямьсез?
— Кеше кайчан ямьсез була? — Күз яшереп сөйләшкәндә, алдын-артын карамыйча, потлап вәгъдә өләшкәндә; көнләшкәндә башын җуеп, үз-үзенең шәүләсеннән — шәүләсе озын булганга аның карсак гәүдәсеннән.
— Кеше кайчан ямьсез була? — Рәхмәт әйтә белмәгәндә; синең йөрәк гозереңне колагына элмәгәндә; көлмәгәндә кеше белән халык күңел ачкан чакта, кара гына эзләгәндә күз яшеннән калган тапта.
— Кеше кайчан ямьсез була? — Сабыйларга акырганда, ата-анасын, дусларын бусагасыннан борганда; торганда сынын катырып сырты чыккан карт алдында, күзенең нуры сынганда йөрәгендәге салкыннан.
— Кеше кайчан ямьсез була? — Хак булса да мактанганда — буш куыклар күктә шартлап, төкерек булып тамганда; акланганда шакшы кулын чит чабуга сөртә-сөртә; яшәгән чакта күршесен озын акча белән үртәп.
— Кеше кайчан ямсез була? — Үзенә дан даулаганда, гөнаһлы ачык кочакны матур яба алмаганда; алдаганда яшен-картын, ант сулары эчә-эчә, өмет таптауның җинаять икәнлеген дә белмичә.
— Кеше кайчан ямьсез була? — Үзен матур санаганда; уртак табын табагыннан мулрак калҗа сайлаганда; бәйләнгәндә юк-бар өчен, янаганда, кизәнгәндә — кешелеген югалтуын күрмәгәндә-сизмәгәндә!..
|