Кеше кайчан матур?
1
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда күзләре җылынганда; шул җылылыкның рәхәтен җаның белән тойганда.
2
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — ерак дусын очраткачтын, елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының моңында эрегәндә; бәхеткә таба чапканда, күршеңә юл биргәндә.
3
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә; бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә.
4
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — иң авыр минутында да тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да, сөюен саклаганда; иң «гөнаһлы» гыйшыкның да сафлыгын аклаганда.
5
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.
|