Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Рәссам Харис Якупов
Шатлыкның, сугышның, хезмәтнең төсләрен беркеттең киндергә, Һәр кеше тукталган мизгелгә үзенчә тел һәм җан иңдерә, үзенчә сөйләшә андагы кешеләр, әйберләр белән дә... Таң кала: нихәтле гыйбрәт бар болытта... мылтыкта... үләндә!.. ... Мин алтын көз белән сөйләштем — күчердем күземә бар нурын, әйләнеп Фаустка, кычкырдым: «Кузгалчы, мизгелнең матуры! Бизәче һәр кеше күңелен — кызганма алтының, якутың... » Син әллә нишләттең лә мине, әй төсләр шагыйре Якупов!
Килдеме ул, килмәдеме — мин дә, син дә һич белмибез. «Москва» кунакханәсендә ул кичне икәү утырдык табын корып... Ә телефон чырылдады тамак кырып... Кагылмадык... Бүлмәбезгә тынлык иңде... Исеңдәдер, сиңа шунда бер җыр килде.
Син җырладың. Тавышыңдагы булган көрлек көзге дымнар тигән җил булып йөткерде. Ләкин моңың язгы иде — җылы, якты. Һәм мин «Озын су өсте»нә чалкан ятып, бер язгы боз кисәгедәй агып киттем, җитеп шигырь диңгеземә, эреп беттем,
булар булдым, болыт булдым, күтәрелдем, яңгыр булып, кыя-тауларга бәрелдем. Бөтен җирдә синең карлыккан тавышың. — Ник үзеңә калдырмадың? — дип ябыштым.
Һәм син әйттең яшьләреңне сыга-сыга: —Бүләк иттем, сорагачтын, җилгә, суга...
|