Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Табын
Ничәнче тапкыр тагын дусларны җыйды табын. Бер сөйләшик — искә төшсен гомернең төрле чагы.
Бер көлешик — күңелләрне йолдызларга күтәрик, борчуларны, болыт итеп, диңгезләргә түнтәрик!
Сагыну нурына чумыйк, бераз яктырып калыйк — бер генә мизгел булса да саф сабый булып алыйк!
Җырлашыйк җырлый белсәк тә, белмәсәк тә җырлашыйк — җыр бит эчкәре дөньядан тышкарыга нур ташый.
Бизик әле дөньяны бер табыннар яме белән — күктән йолдыз тел шартлатсын, җирдән үрелеп — үлән!
|