|
|
Таллинда
Таллин мине ярты айга иртәрәк язга кертте. Күңелем карурманында бөреләр борын төртте.
Казанда, Аккош күлендә кыш калган иде ятып... Хәтта кояш чыгышына каршы аккан бит вакыт —
көнчыгыштан көнбатышка ага иде ләбаса!.. Гөрли уйларым ташкыны — йөрәгемне су баса...
|