|
|
Байкалда
Байкалның иң төньягында, терәк итеп Саян ташын, Казанга этеп җибәрдем дымы кипмәгән кояшны.
Тәгәрәде сибә-сибә Байкал-күлгә алтын чыгын... Таулар янгынга әйләнде, дулкыннардан ялкын чыгып.
Курка калдым: кояш шулай барып җитсә Казаныма, китерер ул көтелмәгән хәсрәт, бәла-каза гына...
Туган җирне ихлас сөю тынгы бирми йөрәгемә. Һәрвакытта ул — горурлык, һәм борчылу — кирәгендә.
|