|
|
"Кешене мәшәкать йөртә..."
Кешене мәшәкать йөртә. Ул — куркудан көчлерәк. Курку бер инфаркт тәбәсе, мәшәкатьтә өч йөрәк.
Мәшәкатьнең олысы да, кечесе дә бер көчтә. Чәчәк бүләк итәр өчен кеше диңгезләр кичә.
Яшәсен йөрәктә мәңге кешелекле бер гадәт: мәшәкатькә буйсыну һәм мәшәкатькә мәхәббәт.
|