Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Җәяү
Тарих буйлап яланаяк атлыйм... Машинада чапкан чак булды... Аягымны туфрактан аерып, мин беразга, ахры, отылдым — камыл тишә нечкәргән табанны; чыпчык тизәгендә таелам; әллә ничек шунда — керә алмыйм шәһри гомеремнең җаена... Җәяүледән эзләр жирдә кала, аскылары кала, өскесе! Мин өзгәнмен, ахры, аһ, өзгәнмен аяк эзләремнең дисбесен... Төймә-төймә кала җирдә эзләр — тарих буйлап җәяү барамын дисбе тезеп, чөнки өзек дисбе рухны тазартырга ярамый.
|