Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ватылды
Эчәсе шәрабым шешәсе уңайсыз ауды да ватылды — агылды, дөньяга аңкыды шәрабның күңелле акылы.
Югыйсә уйлардан-моңнардан арыган йөрәккә, башыма дәрт өстәп булмасмы диеп, мин тырыштым ашыга-ашыга...
Эчмәкче идем мин акылны киткәнче башларым әйләнеп, беразга булса да онытып барлыгын мәкернең, хәйләнең.
Булмады. Шәрабым шешәсе уңайсыз ауды да ватылды... Сихәтен сарыфка сеңдереп, акылы туфракка агылды.
|