Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Яз исе
Яз исе! Яз исе! Яз исе... Кулларның килә җир казыйсы, аякның каядыр чабасы, күзьяшьнең — агасы, агасы...
Яз исе! Яз исе! Яз исе... Киләдер дөньяны таслыйсы, телемнең — җылы сүз әйтәсе, йөрәкнең яшьлеккә кайтасы...
Яз исе! Яз исе! Яз исе...
Килә лә бер шашып назлыйсы, тылсымлы учаклар ягасы... Кар суы булыплар агасы...
Яз исе! Яз исе! Яз исе!
|