|
|
Кар алды
Һәм, ниһаять, килеп җитте кара көз: агачларның һәммәсе дә яфраксыз, үләннәр дә җиргә ятты — каралды. Теләсәң нишлә — тынын өрә кар алды.
Туфрак мәрттә — яши ала бер дымсыз, Һәм җилләр дә элеккечә пырдымсыз. Шыгырдаша буын, уйлар, каралты — дөньяда да, күңелдә дә кар алды.
Кара уйлар көтеп ята аклыкны. Кара уйлар көтеп яши пакьлекне... Соры күктә сәер болыт яралды... Җилкенеп куйды җан-җиһан! Кар алды.
|