Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Ак шом
Ак каеннар ап-ак карда. Ак урманда ак томан... Җанны ак шом биләп ала мондый сүрән яктыдан.
Артта — ак эз... Алда — аклык... Ничек алга барасы? Ярый әле каеннарның кара калган карасы!
Кышкы урман — аннан-моннан сөртелгән кара такта. Кем ни язып сөртте икән җилләр йоклаган чакта?
Бәлки, язмыш китабының ул трагик битедер... Ихтимал, кышны аклыгы, ахыр чиктә, үтерер...
|