|
|
"Ачу-үч өермәсенә башымны ташладылар..."
Ачу-үч өермәсенә башымны ташладылар, агу белән сүзләремнең тамырын ашладылар — йә тынсын, йә фикереннән атылсын диеп янау, түзмәс диеп, ялгышыр дип, бирешер диеп санап.
Ачу-үч өермәсендә бер очтым, бер мәтәлдем, сүземне, канымда юып, кешечә әйтә алдым. Теләүчеләре аңлады... Ә дошманнар?.. Алары «Сүзендә — кан исе!..» — диеп ярдылар бугазларын.
|