Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Аллаһ кулында
«Әниең Аллаһ кулында... Өзелә җан җепләре — аерылабыз, ахры...» — диеп, әти үксеп җибәрде.
Сиксән яшьлек карт күзеннән түгелде сабый яше... Яшәрә хисе кешенең кайгыда яши-яши.
Сафлана аның күз яше, гөнаһлар күрә-күрә... Ахыр чиктә ул саф килеш туфракка барып керә.
«Әниеңне Аллаһка да бирмәс идем, улым, — ди, — ләкин кочаклап тотарлык көчләре юк кулымның...»
|