|
|
Сайлау
Язмыш хәл ителгән вакыт - сайлый кайсы... сайламый... кайсы уйлап, кайсы уйнап, аңлап, алдап, аңламый, кайсы — ышанып гайбәткә, кайсы — пычракка батып, кайсы — беткә ачу итеп, шәп тунын утка атып, кайсы сайлый сайламыйча, сызып атып барысын — томанлы шау-шу эчендә яшәү аңа ярыйсы... Чатный өмет. Болгана аң. Тотрыксыз кала күңел... Сайлаулар — әлбәттә, уен, һәм уен гына түгел.
|