|
|
Сәер матурлык
Яманлыйбыз якты көнне очраганы беренә — яктылыгы аның безгә артык сәер күренә.
Яманлыйбыз кара төнне: артык кара тоела, җанга фәкать кара төннән кара корым коела...
Ә үзебез көндез — төнне, төнлә — көнне көтәбез. Кояш Айны алыштыра... Икесен дә тетәбез.
Менә шундый кешеләр без — җаныбызда ят орлык тамыр җәйгән, чәчәк ата үтә сәер матурлык...
Хурлый-хурлый сокланабыз, елый-елый көләбез... Шайтан алгыры, шулай да матур яши беләбез!
|