|
|
Ике сайрау арасында
Сандугач сайрап йоклата... уята күке тавышы... Ике сайрау арасыннан уза гомерләр агышы.
Дөбер-шатыр... Ыгы-зыгы... Гөрселдәүләр... Авыр тынлык... Кеше түгел — җансыз ташның салкын тәне авыртырлык.
Ә шулай да яшәү — ләззәт ишеткән, тойган, күргәндә — сызландырып, сокландырып, дөнья җаныңа кергәндә!
|