Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Дустым
Бер дустым бар. Аның белән Күпме гомер узылган. Ул дустымның исеме - юл... Чиксезлеккә сузылган.
Айкап чыксам төбәкләрне, Җыйсам дала гөлләрен, Кай якларга барсам да мин, Шул дус белән бергәмен.
Кадерле ул картка, яшькә - Чын дуслыкка ни җитсен! Кайчак дөнья йөз чөерә... Ә син аңа хаҗәтсең.
Дус барда җиңел табамын Табышмакның чишемен. Аның белән бергә кагам Серле шигырь ишеген.
Сагынып анам кочагын, Сыктап көткән чагымда, Шул дустым белән очамын Туып-үскән ягыма.
Гомер бик еш дучар итә Япа-ялгыз калырга. Арсаң хәсрәт-моңнарыңнан, Дус бар, йөрәк, кайгырма.
Кыйналсам да, һәрчак алга Дәшәмен сине, тормыш. Анам җаны кебек дустым - Юл - мине адаштырмас.
|