Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Метаморфозалардан
* * *
Җан очты Күк бушлыгына. Кабыгы калды Җирдә кабер-түмгәк булып.
* * *
Тау убылып үзән-чокыр булды. Түбән биеклекләр эзләп микән йолдызлар төштеләр коенырга шаулап узган яңгырдан соң.
* * *
Шау яфраклы имән идем. Син китергән хәсрәттән чыпчык кунмас шәрә ботак калдым. Күңелем катты чакматаштай. Кабынырга теләк, көч тә юк...
|