Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Биеклек
Тау өстендә наратлар җилләрдә чайкалалар. Очлары белән күкләргә нидер язмак булалар?
Бөркетләр узышып яулый күкнең яңа катларын. Янәсе, киң офык күрсен хакимлек канатларын!
Төнге күктән күп йолдызлар атыла яна-яна. Биектәнрәк төшкәне күзләргә сеңеп кала.
Кеше дә үрләмәкче гел... Ә рухының - үз күге. Кылган игелеге белән үлчәнә биеклеге.
|