Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Әткәйгә хат
Әткәй мине бик бай кеше иткән: Бар дөньяны миңа калдырган; Якты булсын өчен юлларымда, Баш очымда кояш яндырган.
— Сакла, — дигән, — җирнең матурлыгын Һәм матурлык өстә үзеңнән! Үзеңчә бар алга һәм шулай ук Өлкәннәрнең чыкма сүзеннән.
Газиз булсын сиңа туган туфрак, Хәтта аның кара ташы да; Ташларны бит үзең шомартырсың, Эш коралым сиңа тапшырам...
Әткәй! Эшегезне дәвам итеп, Бүген Елмаябыз килер таңнарга; Юлда туктап, сагынып искә алу - Һәйкәл булсын сезнең җаннарга.
Еллар үтәр. Яңа уллар басар Замананың алгы постына. Ышан: исән килеш Тапшырырбыз Җирне алар кулына! Һәм мин Калдырырмын синнән алган урыным Каны белән синең нәселең — улыма, Мине дәвам итәр дустыма!
|