Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Сөйдең-көйдердең
Башларымның, акылын җуеп, әйләнгән чагы, Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы. Тел сөяксез — сөйләсеннәр, ни сан аларга! Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы!
Сөйдең-көйдердең йөрәкне, ут икән җаның, Мәңге айнымастай итеп исерттең, ярым. Иярсез, йөгәнсез килеш, бәхетле таңда, Далаларга алып очтың, чая толпарым.
Кайда тынгы, кайда ирек?! — Күр, мин богаулы. Әгәр дә син әмер итсәң — аударам тауны! Тәңресеннән вәхый алган пәйгамбәр сыман Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!
|