Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Шагыйрьгә
Булса синдә Әфләтунның акылы, Садәлеге керсез сабыйның, Дәрвишлеге Хуҗа Насретдинның, Исәрлеге Мәшрәп сафиның, Телгә оста булсаң Чичән кебек, Уйга — йөгерек, дала атыдай, Гаделлеккә Нәүширваннан гадел, Юмартлыкка булсаң Хатом-Тай... Анда да син камил түгел, шагыйрь! Җитми әле Хәйям касәсе, Һәрдәм тулы шатлык шәрабына!
Бар әле, бар күкрәп-яшьнәсе, Салават күпере салып күңелләргә Коясың бар хисләр ләйсәнен, Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..
Син кәрванбаш нар дөягә охшаш — Күпме йөкләр сиңа артыла! Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең — Тугрылыклы булу халкыңа.
|